news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чистай районында 2013 елдан бирле беренче тапкыр котыру авыруы килеп чыккан

Әлеге вирус кешегә авыру хайваннар тешләгәндә, тырнаганда, селәгәй аша, төкерек аша, шулай ук аларны тәрбияләгән вакытта күчә.

Чистай районында 2013 елдан бирле беренче тапкыр котыру авыруы килеп чыккан
chistopol-rt.ru

(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ»). Чистай районының Нарат-Елга авылында йорт хайваны котыру авыруы очрагы теркәлде. Районда бу 2013 елдан бирле беренче очрак. Бу хакта «Чистай-информ» хәбәр итә.

Районның дәүләт ветеринария берләшмәсе башлыгы Зиннур Шәрипов эт белән төлке сугышуын, төлкенең йорт хайванын тешләвен сөйләде. Төлке котыру авырулы булып чыккан, эткә вакцина ясалмаган булган.

«Мондый очракларда кичекмәстән ветеринария клиникасына мөрәҗәгать итәргә кирәк, ә хуҗалар моны шунда ук эшләми һәм этне, кызганыч, коткарып калып булмады», - дип сөйләде Зиннур Зәки улы.

Йорт хайваннарын котыру авыруын йоктырудан саклау өчен ел саен профилактик вакцинация үткәрергә кирәк. Моны шәһәрнең Тукай урамы, 84 адресы буенча урнашкан ветеринария клиникасында бушлай эшләргә була. Шулай ук (84342) 5-17-10 телефоны буенча шалтыратырга һәм гариза калдырырга мөмкин, белгечләр үзләре урынга чыга ала.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100