news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Чистай районы территориясендә чыккан урман янгыны Чулпан авылына таба килә
ТР Урман хуҗалыгының урман янгыннары буенча хәбәрләрне тәүлек әйләнәсе кабул итү телефоны эшли: 296-32-62
Скопировать ссылку
(Казан, 6 июль, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Хәзерге вакытта Чистай районындагы урманда янгын дөрли, бүген көндезге сәгать 1дән бирле Чулпан авылына таба төтен килә, агачлар янганы авылга ук ишетелә, урман өстендә инде ялкын күренә, җил аны шушы авылга таба шактый ук югары тизлектә куалый, диелгән хәбәр алынды Чулпаннан.
Янгын, Чистай районы территориясен космик иярчен (спутник) картасы буенча караганда, өчпочмак рәвешендә утырган Мөслим – Изгар – Татар Баганалысы авыл советына кергән Чулпан авыллары арасындагы зур урманда чыккан. Аерым алганда, янгын килә башлаган Чулпанның үзендә янгын сүндерү подразделениесе бөтенләй булмавы, елдан артык корылык нәтиҗәсендә, авылдагы коеларның суы хуҗалык алып бару өчен дә җитәр-җитмәс кенә, ә тирә-яктагы елга-күлләр кибеп бетүе хәлне тагын да катлауландыра, куркынычны арттыра. Федераль закон буенча, урман янгынын урманчылар сүндерергә тиеш, ләкин Татарстанда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белән Урман хуҗалыгы министрлыгы арасында уртак килешү төзелгән булып, андый янгынны уртак көч белән сүндерү гамәлдә.
ТР Урман хуҗалыгының урман янгыннары буенча хәбәрләрне тәүлек әйләнәсе кабул итү телефоны эшли: 296-32-62. “Татар-информ” хәбәрчесе аның буенча шалтыраткач, чарасын күрергә вәгъдә ителде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot