news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чистай районы Кече Талкыш авылында яңа клуб төзелә

Чистай районының күпчелек торак пунктлары өчен клубларның булмавы яки аларның җимерек хәлдә булуы зур проблема.

(Чистай, 4 сентябрь, "Татар-информ", "Чистай хәбәрләре", Олег Зиннуров). Чистай районы Кече Талкыш авылында яңа клуб төзелә, дип яза район газетасы.

Чистай районының күпчелек торак пунктлары өчен клубларның булмавы яки аларның җимерек хәлдә булуы зур проблема. Проблеманы хәл итәргә күпмедер дәрәҗәдә «авыл клублары» программасы ярдәм итә. Әмма, нигездә, бөтен өмет җирле һәм республика бюджетларында.

Кече Талкыш авылында республика программасы ярдәмендә илле урынга исәпләнгән яңа күп функцияле үзәк (авыл клубы) төзү төгәлләнә.
– Бездә яшьләр күп түгел, нигездә, пенсионерлар, әмма клуб безгә бик кирәк. Һәм менә мәдәният учагы турындагы хыял тормышка ашты, – дип ассызыклады Кече Талкыш авыл җирлеге башлыгы Григорий Федоров.

Яз көне авылда яңартылган православие чиркәве янында яңа клуб төзелә башлады.
– Бюджеттан 6,3 миллион сум бүлеп бирелде, – ди муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Илдар Рәхимов. – Хәзер объектны төзү тәмамланып килә.

– Әлбәттә, беренче карашка бина зур түгел, – дип билгеләп үтә «ГрейтСтрой» фирмасы мастеры Илшат Исмәгыйлев, – әмма уңайлы. Биредә илле урынлык актлар залы, китапханә, артистлар бүлмәсе бар. Объектны сентябрь аенда файдалануга тапшыру планлаштырыла. Авыл кешеләренә төрле чаралар үткәрү өчен менә дигән урын барлыкка киләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100