Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чистай районы Дүртөйле авылында 50 урынлы яңа клуб ачылды
Моңа кадәр авылдагы тантаналы чаралар җирле мәктәптә үткәрелеп килгән.
(Казан, 17 октябрь, “Татар-информ”). «Авыл клублары» республика максатчан программасы кысаларында Чистай районы Дүртөйле авылында торгызылган яңа күп функцияле үзәк (клуб) тантаналы шартларда ачылды. Авылда клуб булмау сәбәпле, тантаналы чаралар җирле мәктәптә үткәрелеп килгән, бу, әлбәттә, бик үк уңайлы булмаган, диелә “Чистай хәбәрләре” газетасында.
“Биредә яшәүчеләр берничә тапкыр муниципаль район башкарма комитетына мөрәҗәгать иттеләр, – ди Гаделша авыл җирлеге башлыгы Илшат Нуретдинов, – һәм, ниһаять, узган ел безгә авылыбызда республика программасы буенча клуб төзеләчәге турында хәбәр иттеләр. Кыш азагында ук объектта төзелеш эшләре башланды, ә җәен эшләр тәмамланды”. Клуб бинасы зур булмаса да (ул 50 урынга исәпләнгән, шунда ук китапханә дә урнашкан), авыл кешеләре аның чын мәгънәсендә мәдәният учагына әверелүенә ышана.
Клубны тантаналы ачуда муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов, Гаделша авыл җирлеге башлыгы Илшат Нуретдинов, «Строй-технологии» төзелеш компаниясен оештыручы Раяз Гыйләҗетдинов катнашты.
Илшат Нуретдинов Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә авыл кешеләрен кайгыртулары өчен рәхмәт белдерде, шулай ук объектны төзүдә катнашканнарга Рәхмәт хатлары һәм истәлек бүләкләре тапшырды. Бирегә җыелганнарның барысын да имам-хатыйб Раил Зиннәтов сәламләде.
Чара бәйрәм концерты белән тәмамланды, анда үзешчән сәнгатьтә катнашучылар һәм бәйрәм кунаклары чыгыш ясады, диелә язмада.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз