news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чистай районы башлыгы җирле халыкны Яңа ел һәм Раштуа белән котлады

"Әлеге бәйрәм көннәре шәфкатьлелеккә, яхшылыкка, якыннарыбызга мәхәббәткә ышанычны ныгытсын иде!", - диелгән котлауда.

Чистай районы башлыгы җирле халыкны Яңа ел һәм Раштуа белән котлады
chistopol-rt.ru/

(Чистай, 1 гыйнвар, "Татар-информ", "Чистай хәбәрләре"). Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов җирле халыкны Яңа ел һәм Раштуа белән котлады. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

"Хөрмәтле чистайлылар! Яңа ел - үткәнне, бүгенгене, киләчәкне, якты хыялларны һәм яңа максатларны берләштерүче бәйрәм ул. Ә Раштуа бәйрәме - иң якты һәм озак көтелгән гаилә бәйрәме, ул өй җылысы һәм рәхәтлек бүләк итә. Бәйрәмне бар гаилә белән бергә каршылау традицияләре төрле буын вәкилләрен берләштерә.

Безнең төп үсеш юнәлешебез - районны, кирәкле шартлар тудырып һәм яшәр өчен уңайлы итеп, эшләр өчен җәлеп итәрлек итү. Быел Чистай районы алгарышлы социаль-икътисади үсештәге территория статусын алды. Ул районның интенсив җәлеп итүчәнлеген күтәрүгә ярдәм итә. Яңа производстволар ачылды, яңа эш урыннары барлыкка килде.

Чистайлыларның яшәү шартларын яхшырту өчен юлларга асфальт җәелә, ишегалды территорияләре төзекләндерелә, торак йортлар, балалар бакчалары ремонтлана. Күп гражданнар аварияле торактан уңайлыклары булган яңа йортларга күчтеләр. Мөһим юнәлешләрнең берсе – халык сәламәтлеге сагында тору.

Әлеге бәйрәм көннәре шәфкатьлелеккә, яхшылыкка, якыннарыбызга мәхәббәткә ышанычны ныгытсын иде! Сезнең изге уйларыгыз тормышка ашсын, Яңа ел яңа җиңүләр һәм күңелле ачышлар, изге кешелекле мөнәсәбәтләр, җылылык һәм шатлык елы булсын иде. Сезне Яңа ел, Раштуа белән ихластан тәбрик итәбез, барлык уйлаган уйларыгызның тормышка ашуын телибез", - дигән ул котлавында.

news_right_1
news_right_2
news_bot