news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чистай педагогы “Россия Ел тәрбиячесе” конкурсы финалында Татарстан данын яклый

Быел Бөтенроссия конкурсының финал чаралары Рязаньда узачак.

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). Чистай педагогы Марина Волостнова “Россия Ел тәрбиячесе” VIII  Бөтенроссия конкурсы финалында Татарстан данын яклый. Бу хакта конкурсны оештыручы сайтында хәбәр ителә.

Марина Волостнова Чистай районы гомуми үсеш төрендәге 20 нче «Мозаика» балалар бакчасында тәрбияче булып эшли Аның педагогика стажы 12 ел, ә тәрбияче стажы 8 елны тәшкил итә.

Быел Бөтенроссия конкурсының финал чаралары 7 – 12 ноябрьдә Рязаньда узачак.

“Мастер-класс” һәм "Балалар белән педагогик чаралары” конкурс сынаулары нәтиҗәләре буенча гомуми рейтингта иң күп балл җыючылар лауреат дип таныла. Алар “Россия Ел тәрбиячесе -2017” исеме өчен сынашачак.

Конкурсның төп бүләге – “Бәллүр энҗе”.

news_right_1
news_right_2
news_bot