news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чистай округы буенча ТР Дәүләт Советы депутаты мандатына өч кандидат дәгъва кыла

Чистай бермандатлы сайлау округы буенча ТР Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар 14 мартта узачак

(Казан, 8 февраль, “Татар–информ”). Чистайда 34 нче Чистай бермандатлы сайлау округы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар буенча кандидатлар теркәү тәмамланды.
Чистай шәһәре территориаль (округ) сайлау комиссиясенә 6 кеше документларын теркәүгә бирде: “Бердәм Россия”, “Россия Федерациясе коммунистлар партиясе”, “Россия либераль–демократик партиясе”нән берәр кандидат һәм үз–үзен кандидат итеп күрсәтүче 3 кеше.
Тәкъдим ителгән документларны караганнан соң, шәһәрнең территориаль (округ) сайлау комиссиясе Татарстан Республикасы Сайлау кодексы нигезендә өч кандидатны теркәде, ике кандидатны теркәүдән баш тартты, бер кандидат язма гариза биреп, үз кандидатурасын кире алды, дип хәбәр итә ТР Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте.
Искәртеп узабыз, Чистай бермандатлы сайлау округы буенча ТР Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар 14 мартта узачак.





news_right_1
news_right_2
news_bot