news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чистай музей-тыюлыгы Казанда “Сәүдәгәрләр якшәмбесе” интерактив программасын тәкъдим итте

Программа татарлар һәм русларның милли үзенчәлекләрен чагылдырган күренешләрдән гыйбарәт.

Чистай музей-тыюлыгы Казанда “Сәүдәгәрләр якшәмбесе” интерактив программасын тәкъдим итте
Рамиль Гали

(Казан, 18 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Чистай дәүләт тарихи-архитектура һәм әдәби музей-тыюлыгы Казанның IT-паркында футбол буенча Дөнья чемпионаты матбугат үзәгендә “Чистайда сәүдәгәрләр якшәмбесе” (“Купеческое воскресенье в Чистополе”) исемле интерактив музей программасын тәкъдим итте.

Шәһәр тарихы музее мөдире Наталья Бикмуллина әйтүенчә, бу программа махсус шәһәр кунаклары, туристлар өчен әзерләнгән. “Без Чистай шәһәре буенча экскурсия үткәрәбез, аннары шәһәр тарихы музеенда, сәүдәгәрләр тәм-томнары белән, киңәйтелгән программа тәкъдим ителә. Бу программа 2017 елның ноябреннән уздырыла башлады, туристларга бик ошый”, - дип белдерде ул.

Туризм үсеше буенча директор урынбасары Земфира Хөснетдинова “Сәүдәгәрләр якшәмбесе” программасының шәһәрдә атнаның һәр көнендә үткәрелүен әйтте. “Без кунакларны сәүдәгәрләр мохитенә чумдырабыз. Якшәмбе көнне сәүдәгәрләр көнен храмга барудан башлаган, аннары шәһәр буенча йөргән, соңрак кемдәдер кунакта чәй эчеп гапләшеп утырганнар, хатын-кызлар кул эшләре белән шөгыльләнгән. Шуңа күрә без шундый программа эшләргә булдык. Безнең төп халык – руслар һәм татарлар. Чистай рус сәүдәгәрләр шәһәре саналса да, анда Иске татар бистәсе бар. Анда оешкан төстә татарлар яшәгән. Шуңа күрә программада татарларның милли тәм-томы буларак чәкчәктән, русларның баллы ризыгы перәннектән авыз иттерәбез”, - дип белдерде ул “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә.

Программа кысаларында музей хезмәткәрләре “Бию буенча иптәш” татар уенын үткәрделәр. Бер якка егетләр, икенче якка кызлар тезелеп, берсенә берсе түбәтәй һәм яулык бирешә. Музыка туктаганда, түбәтәй һәм яулык кемдә кала, шулар парлашып бии. “Гадәттә, Сабан туе алдыннан егетләр үзләренә кәләш күзли, шул нисбәттән, төрле уеннар, бәйгеләр оештырыла”, - диде музей вәкилләре.

Бүген программаны караучылар элекке үлчәү берәмлекләре – аршин, терсәк белән үлчәү тәртипләрен карадылар. Оештыручылар төрле табышмаклар әйтеп, катнашучыларны тапкырлыкка сынады. Һәркем кечкенә генә киндер капчыкларга бодай салып алды. Катнашучылар өчен лотерея дә уйнатылды.

2017 елда Чистайга 50 меңнән артык турист килгән. “Безгә Татарстаннан гына түгел, Россия шәһәрләреннән дә киләләр. Җәен елга юлы белән килүчеләр күп. Елдан-ел туристлар саны арта, шушы тенденция сакланыр дип уйлыйм”, - диде Земфира Хөснетдинова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100