news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чистай муниципаль районында – яңа башлык
Бүген “Чистай муниципаль районы” муниципаль берәмлеге башлыгы алышынды
Скопировать ссылку
(Казан, 17 апрель, «Татар-информ»). Бүген “Чистай муниципаль районы” муниципаль берәмлеге башлыгы алышынды. Чистай муниципаль район Советы сессиясендә бүгенге көнгә кадәр Чистай шәһәренең “Универсалторг” идарәче компаниясе ҖЧҖ генераль директоры булып эшләгән Илдус Әхмәтҗанов кандидатурасы шәһәр һәм район башлыгы вазифасына тәкъдим ителде.
Совет утырышында ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Равил Моратов һәм ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов катнашты.
Искәртеп узабыз, 2000 елдан бирле районны Вячеслав Козлов җитәкләде, ул бүген башка эшкә күчү сәбәпле үз вазифаларыннан азат ителде.
Белешмә өчен. Илдус Тәлгат улы Әхмәтҗанов 1966 елның 20 июлендә Чистайда туган. 2002 елда “менеджер” белгечлеге буенча Бөекбритания Ачык университетын, 2004 елда “инженер-конструктор” белгечлеге буенча Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университетын тәмамлаган. Чистай Шәһәр советы депутаты.
Төрле елларда “Чистай” совхоз-техникумының ВЛКСМ комитеты секретаре, “Темп” (Казан) кооперативы рәисе урынбасары, “Чистай ЛТД” ҖЧҖ каршындагы “Сәүдә йорты” кибете директоры, Чистайның “Универсалторг” ваклап-күпләп сату предприятиесенең коммерция директоры булып эшли.
Өйләнгән, өч кыз тәрбияли.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2