news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чистай мөселманнары театральләштерелгән тамаша тәкъдим итте

Елдагыча, әлеге программаны мөхтәсибәтнең яшьләр һәм мөслимәләр активы Мәүлид аена багышлап оештырды.

Чистай мөселманнары театральләштерелгән тамаша тәкъдим итте
dumrt.ru

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ»). Кичә «Чистай» мәдәният үзәгендә театральләштерелгән тамаша узды. Менә инде дүрт ел рәттән ел ахырында Чистай мөхтәсибәте гомумкешелек кыйммәтләренә юнәлдерелгән, социаль характердагы программа әзерләп, аны район халкына тәкъдим итә. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Быелгы чара «Адашкан уйлар» дип исемләнде. Әлеге тамашаның үзенчәлеге шунда ки, сәхнәдә барган хәрәкәтләр кинозал экранына яки экраннан залга күчә, ул тирән мәгънәгә ия һәм һәркемне уйланырга мәҗбүр итә. Елдагыча, әлеге программаны мөхтәсибәтнең яшьләр һәм мөслимәләр активы Мәүлид аена багышлап оештырды.

Театральләштерелгән тамашаны карарга төрле яшьтәге дүрт йөздән артык кеше килде. Алар арасында Татарстанның Кама аръягы төбәге имам-мөхтәсибләре, мөгаллимнәр дә бар иде.

Барлык катнашучыларны Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча киңәшчесе Равил хәзрәт Зөфәров сәламләде. Ул үзенең чыгышында әлеге программаны оештыруда мөхтәсибәтнең яшьләр һәм мөслимәләр берлегенә рәхмәт сүзләрен җиткерде, барлыгы утыздан артык кешенең тырыш хезмәтен билгеләп үтте. Равил хәзрәт шулай ук Чистай шәһәре мөгаллимәләренә мөфти исеменнән рәхмәт хатлары тапшырды.

Бәйрәм дога кылу белән тәмамланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100