Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чистай мөхтәсибәтенең «Социаль ашханә» проекты грант отты
Тормышта авыр хәлләрдә калган кешеләргә ярдәм итү йөзеннән Чистай мөхтәсибәте тарафыннан 2016 елда «Нур» мәчете янында социаль ашханә оештырылган.
(Чистай, 30 ноябрь, «Татар-информ», «Чистай», Гөлгенә Сафиуллина). Чистай мөхтәсибәтенең «Социаль ашханә» проекты президент грантлары Фонды социаль конкурсының грантына лаек булды. Бу исә ярдәмгә мохтаҗ булган күп кенә кешеләргә ярдәм итәргә мөмкинлек бирде. Бу турыда район газетасы яза.
Тормышта авыр хәлләрдә калган кешеләргә ярдәм итү йөзеннән Чистай мөхтәсибәте тарафыннан 2016 елда «Нур» мәчете янында социаль ашханә оештырылды. Мәчеттә эшләүчеләр төшке ашлар әзерләделәр, ә мөселман яшьләре активистлары аларны өйләргә таратырга ярдәм иттеләр.
Беренче этапта әлеге проект кайнар ризык белән 20гә якын кешене тәэмин итәргә мөмкинлек биргән. Соңрак бу сан 30га җиткән. Бу вакытта проект шәһәр эшмәкәрләре тарафыннан финансланды. Әмма авыр эпидемиологик вазгыять килеп чыккач, проектны финанслау мәсьәләсе барлыкка килә.Шулай итеп, президент грантлары Фондына тәкъдим ителү турында карар кабул ителә һәм Чистай мөхтәсибәтенең социаль ашханә проекты финанс ярдәме алды.
Әлеге проект, беренче чиратта, тирә-юньдәгеләргә мәхәббәт, үзара аңлашу, толерантлык, мәрхәмәтлелек тәрбияли. Күп кенә чистайлылар социаль ашханә турында ишетеп, үзләреннән өлеш кертергә ашыгалар, үз бакчаларында үстерелгән яшелчәләр китерәләр, диелә хәбәрдә.
Әлеге проектның дәвамлы буласына волонтерлар гына түгел, аны тормышка ашыручылар да ышана. Иганәчеләр кайнар аш алучылар санын 100 гә хәтле җиткерергә ниятлиләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз