Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чистай мөхтәсибәтендә имамнар җыелышы узды
Җыелыш иң яхшы имамнарны бүләкләү белән төгәлләнгән.
(Казан, 23 гыйнвар, "Татар-информ"). Чистай мөхтәсибәтендә имамнар җыелышы узды. Чистай районы һәм Чистай шәһәре имам-мөхтәсибе Мөхәммәд хәзрәт Кыямов имамнар алдында киләчәккә планнар белән таныштырып чыгыш ясады, барлык катнашучыларны мөхтәсибәтнең эш барышы һәм эшләү тәртипләре белән таныштырды, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
Җыелышта шулай ук “Чистай шәһәре” муниципаль берләшмәсе башлыгы урынбасары Михаил Иванович Ксенофонтов катнашкан һәм мөхтәсибәт эшчәнлегенә югары бәя биргән.
"Моннан тыш, гомум нәтиҗәләр белән мәгариф бүлеге җитәкчесе Әнәс хәзрәт Шаязданов чыгыш ясады, ул Чистай шәһәрендә һәм районында дини мәгарифнең торышы турында мәгълүмат бирде, кадрлар белән кыенлыклар булган авылларда Чистай мөгаллимнәре укытулар алып барачагы турында әйтте. Имамнар шулай ук Мөселман яшьләре берлеге һәм аксакаллар эшчәнлеге турында чыгышлар тыңлады", диелә әлеге хәбәрдә.
Җыелыш иң яхшы имамнарны бүләкләү белән төгәлләнгән. Ирешкән уңышлары һәм намуслы хезмәтләре өчен истәлек бүләкләренә һәм дипломнарга Татар Сарсазы авылы имам-хатыйбы Азат хәзрәт, Мөслим авылы имам-хатыйбы Әнәс хәзрәт, Кызыл Бүләр авылы имам-хатыйбы Илдус хәзрәт һәм Уракчы авылы имам-хатыйбы Җәүдәт хәзрәт лаек булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз