news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чистай мөхтәсибәте Рамазанга әзерләнү буенча чаралар циклын башлады

Очрашуда гүзәл затлар дөрес туклану һәм меню төзү буенча да фикерләште.

Чистай мөхтәсибәте Рамазанга әзерләнү буенча чаралар циклын башлады
http://dumrt.ru/

(Казан, 15 март, «Татар-информ»). Чистай мөхтәсибәте Ислам үзәгендә шәһәр мөслимәләре өчен изге Рамазан аена әзерләнү уңаеннан вәгазь кичәсе һәм «Минем Рамазан» уенын оештырды.

Чарада 20гә якын хатын-кыз катнашты һәм алар изге айны каршылап остазлардан дәрес алды, кызыксындырган сорауларына җавап тапты. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чистай мөхтәсибәтендә дин дәресләрен укытучы, мөгаллимә Айсылу Шәрифуллина ураза тотуның рухи аспектлары, аның җанны пакьләүче гыйбадәт булуы хакында эчтәлекле вәгазь-нәсыйхәт сөйләде.

Аннары Чистай мөселман хатын-кызлары берлеге активисты Регина Биктаһирова «Минем Рамазан» уенын үткәрде, хатын-кызлар уразага кагылышлы күпләгән сорауларны чиште.

Очрашуда гүзәл затлар дөрес туклану һәм меню төзү буенча да фикерләште. Алар Рамазан аеның һәр көне өчен план әзерләде, максатлар һәм бурычлар билгеләде. Рамазанга әзерләнү уңаеннан чираттагы очрашу хатын-кызлар өчен 19 һәм 26 март көннәрендә узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100