news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чистай мөхтәсибәте Бөек Җиңүнең 75 еллыгына конфессияара велоузыш оештырды

Төрле дин тотучы катнашучылар барысы да бер маршрут белән бергәләп юл үтте.

Чистай мөхтәсибәте Бөек Җиңүнең 75 еллыгына конфессияара велоузыш оештырды
http://dumrt.ru

(Казан, 22 июнь, «Татар-информ»). Чистай мөхтәсибәтендә Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган конфессияара велоузыш узды. Мөселман һәм православие берләшмәләре вәкилләре Чистай-Булдыр-Чистай маршруты буенча 40 километрга якын юл үтте. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Катнашучылар «Хәзинә» һәм «Умиление» скверлары тирәсендә старт алды. Биредә мәчет һәм православие гыйбадәтханәсенә йөрүче актив җыелды. Катнашучыларны Чистай мөхтәсибәте каршындагы Аксакаллар шурасы рәисе Фәрит Галимов, Чистай шәһәре башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов, Чистай районы благочинные Александр Беляев сәламләде.

Чараның куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен, маршрут буенча юл-патруль хезмәте оештырылды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге велоузыш төрле дин тотучы катнашучыларны һәм төрле яшьтәге кешеләр җыйды. Алар барысы да бер маршрут белән бергәләп юл үтте.

Моннан тыш, Булдыр авылында Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг узды. Кунаклар авылга буш кул белән килмәде. Чистай мөхтәсибәте һәм Чистай епархиясе вәкилләре тыл хезмәтчәннәренә бүләкләр тапшырды. Чарада катнашучылар яу кырларында ятып калганнарны бер минутлык тынлык белән искә алды, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100