Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чистай кызлары "Кар кызы" исеме өчен көрәштеләр
"Кар кызы" исеменә Айсель Гурьянова һәм Екатерина Морозова лаек булдылар.
(Чистай, 1 гыйнвар, "Татар-информ", "Чистай хәбәрләре", Гөлгена Сафиуллина). Чистайда "Кар кызы" бәйгесе унынчы тапкыр үтте. Анда унбер гүзәл туташ катнашты. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Анда катнашучы кызлар жюри әгъзаларында гына түгел, ә залдагы тамашачыларда да матур тәэсирләр калдырырга тырышып, үзләре һәм үз мавыгулары турында сөйләделәр. Шигырьләр дә, проза да, видеороликлар да эшкә җигелде.
Һичшиксез, катнашучылар сәхнәдә чыгыш ясаганда елмаюлары, көләч йөзләре белән күпчелек кунакларның игътибарын яулый алдылар. Ә иҗади номерлар кичәне тагын да күңелле итте. Кызлар бөтен осталыкларын күрсәтергә тырыштылар. Бию номерлары җырлар белән, шигырь уку белән чиратлашып барды.
Конкурс ике яшь категориясендә: 15 яшьтән 17 яшькә һәм 17 яшьтән 20 яшькә кадәрге кызлар арасында үткәрелде. Аларның һәрберсендә җиңүчеләр билгеләнде.
Үз яшь категорияләрендә икенче вице-мисслар Оксана Вольнова һәм Евгения Самойлова, беренче – Алена Прокофьева һәм Дарья Пазникова булдылар. "Кар кызы" исеменә Айсель Гурьянова һәм Екатерина Морозова лаек булдылар.
Шулай ук номинацияләрдә җиңүчеләр игълан ителде. "Мөлаем кыз" һәм "Фотомодель" исемнәренә Влада Бердникова лаек булды, ә тамашачы мәхәббәте бүләген Екатерина Морозова алды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз