news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чистай кешесе тулай торактан кәрәзле телефон урлаган өчен төрмәдә утырачак

47 яшьлек ир-ат “Көч кулланып талау” маддәсе буенча гаепле дип танылган.

(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). Чистай кешесе тулай торактан кәрәзле телефон урлаган өчен 2,6 ел төрмәдә утырачак. Бу турыда “Татар-информ” агентлыгына Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Судта ачыкланганча, элек хөкем ителгән 47 яшьлек ир-ат Чистайда тулай торакта яшәүче танышына килгән. Берникадәр вакыттан соң кунак бүлмә хуҗасына йодрыклары белән ташланган, аны кыйнаган һәм кәрәзле телефонын алып, чыгып киткән.

Ир-ат тоткарланган. Ул “Көч кулланып талау” маддәсе буенча гаепле дип танылган һәм якында 2,6 елны каты режимлы колониядә үткәрәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100