Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чистай кешесе, машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгәч, алимент бурычын түли
"Суд приставлары – балаларга" акциясе кысаларында алимент бурычын түләмәүчеләр белән актив эш алып барыла.
(Казан, 31 май, "Татар-информ"). 54 яшьлек чистайлының балигъ булмаган кызы өчен 109 мең сумлык алимент бурычы җыела. Бу хакта Россия суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. Акчаны даими түләмәгән ир суд приставлары игътибарына алына. Ир-ат рәсми рәвештә эшләми, такси хезмәте белән көн күрә. Аңа карата ачылган эш кысаларында аның машина йөртү хокукын чиклиләр. Әмма тыюга карамастан, ир автомобильдә йөрүен дәвам итә.
Таксичыны дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре туктата. Шоферның машина йөртү хокукы чикләнгәнен белеп алгач, ЮХИДИ хезмәткәрләре аның таныклыгын тартып ала. Берничә көннән ир-ат, Чистай суд приставларының район бүлегенә килеп, бөтен булган бурычын түли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз