Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чистай керәшеннәренең җырлар китабы тәкъдим ителде
Бу хрестоматия экспедиция материаллары сериясеннән беренче чыгарылыш.
(Казан, 21 ноябрь, "Татар-информ"). 15 ноябрьдә Казанда Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә "Обрядовые песни Чистопольских кряшен" китабының презентациясе узды. Бу турыда "Туганайлар" сайтында хәбәр ителә.
Чарага әлеге басманың авторлары - сәнгать белеме докторы, Казан консерваториясе профессоры Елена Смирнова, Казан консерваториясенең татар музыкасы һәм этномузыкология кафедрасы җитәкчесе, доцент, җыентыкның рецензенты Лилия Сарварова, төзүче-автор, аспирант Ләйсән Гыйләҗева, сәнгать белемнәре кандидаты, фольклорист, доцент Геннадий Макаров килгән иде.
Чарада бу җыентыкның консерватория галимнәре һәм студентларының күпьеллык хезмәте нәтиҗәсе икәне искәртелде. Әлеге китапка Чистай, Яңа Чишмә, Алексеевск районнары керәшеннәреннән фольклор экспедицияләр вакытында җыелган материаллар кергән. Әлеге җыентык бары 25 җырны үз эченә алган.
Авторлар һәм галимнәр бу хезмәтнең шактый саллы булуын, алга таба ике йөздән артык җырны үз эченә алган зур хезмәт эшләп чыгарачакларын да әйтте. Бу хрестоматия экспедиция материаллары сериясеннән беренче чыгарылыш.
Алга таба икенче, өченче чыгарылышлар да көтелә икән. Консерватория һәм студентлар тарафыннан Кукмара, Мамадыш, Кама аръягы керәшеннәренең җыр сәнгате буенча материаллар тупланыла. Шулай ук, нагайбәкләр культурасы буенча да шактый саллы мәгълүматлар җыелган.
Кичәгә Чистай һәм Яңа Чишмә районнарыннан шушы җыентык өчен җырлар яздырган түтиләр һәм әбиләр дә килгән иде. Алар килгән кунакларга Чистай керәшеннәре репертуарыннан матур җыруларын бүләк итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз