Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чистай картлар йортында "Туган як" акциясе үтте: өлкәннәр кече ватаннарында булып кайтты
Авылдашлары һәм элеккеге хезмәттәшләре өлкәннәр йортында тәрбияләнүче пенсионерларны киң колач җәеп каршы алдылар, дип яза "Чистай хәбәрләре".
(Казан, 16 октябрь, "Татар-информ"). Чистай районы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен «Юлдаш» йорт-интернаты Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында«Туган як» акциясендә катнашты. Аның төп максаты – гаилә элемтәләрен торгызу һәм өлкән кешеләрнең туганнары, дуслары, элеккеге хезмәттәшләре, якташлык оешмалары, алар туып үскән һәм элек яшәгән авыл советлары вәкилләре белән очрашулар оештыру, дип яза "Чистай хәбәрләре".
Биредә яшәүчеләр үзләренең кече ватаннарында булдылар, туганнары, якташлары, элеккеге хезмәттәшләре белән аралаштылар.
М. Туртыгин һәм Г. Галәветдинов Кубасс авылында булдылар. Авылдашлары һәм элеккеге хезмәттәшләре аларны киң колач җәеп каршы алдылар, дип яза басма. Г. Галәветдинов биредә үзенең хезмәт эшчәнлеген башлаган, ветеринар булып эшләгән. Күбесе аны үз эшенең остасы буларак беләләр, аңа тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ярдәм алу өчен мөрәҗәгать итәргә мөмкин булган, ул беркемне дә кире борып җибәрмәгән, барысына да ярдәм кулы сузган. М. Туртыгин үзенең туганнарын һәм сыйныфташларын очратты, чөнки ул Кама буендагы әлеге гаҗәеп матур табигатьле авылда туып үскән.
Авыл җирлеге хакимияте һәм Мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан концерт программасы һәм чәй табыны әзерләнде, өлкән кешеләргә бүләккә азык-төлек тупланмалары тапшырылды.
В. Кормакова Татарстан башкаласы Казанга барды. Бу аның туган шәһәре, биредә аның бала чагы, үсмер-яшьлек еллары үткән. Биредә ул озак еллар «Элекон» заводында эшләгән. В. Кормакова туган йортына һәм яраткан заводына барды.
Шундый сәфәрләр өлкән кешеләргә алга таба яшәү өчен көч һәм илһам, ә иң мөһиме – үзләрен җәмгыятькә кирәкле кешеләр итеп сизү хисе бирәләр, дип яза газета.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз