news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чистай гимназистлары бүләккә оекбашлар бәйли

Алар республиканың “Игелекле йөрәк - игелекле куллар” социаль проекты конкурсында катнаша.

 (Чистай, 29 октябрь, “Татар-информ”, “Чистопольские известия”, Гөлнур Садыйкова). Чистайның 3 нче гимназиясендә укучы балалар “Юлдаш” интернат-йортында гомер көзен үткәрүчеләргә йон оекбашлар бәйләп бүләк итәргә булган. Бу хакта “Чистопольские известия” газетасы хәбәр итә.

Укучылар “Юлдаш”та булып, әлеге социаль учреждениенең эшчәнлеге турында презентацияне карап, анда яшәүчеләр белән аралашканнар. Алар республиканың “Игелекле йөрәк – игелекле куллар” социаль проекты конкурсында катнаша, бирегә килүләре дә изге нияттән. Төркем җитәкчесе Гүзәл Горшкова сүзләренчә, укучылар шушы интернатта яшәүчеләр белән бер-берсенә карата ышанычлы мөнәсәбәт корып, аларга кулдан килгән кадәр булышуны, күңелләрен күрүне күздә тотып килгән. Инде хәзер алар “Юлдаш”та тәрбияләнүчеләргә дип һәр күзәнәгенә йөрәк җылысы салып җылы оешбашлар бәйләп, үз куллары белән бүләк итү бурычы куйган.

Ә юлдашлылар балалар килгәнгә һәрвакыт шат. Өлкәннәр өчен яшьләрнең аларга карата игътибарлы булуын белеп тору да куаныч, очрашуларны алар түземсезлек белән көтә, диелә район газетасында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100