news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чистай фермерлары грантлар алды

Фермерлар ул акчаларга трактор алып яшелчә үстерергә,сөт фермасы ачарга планлаштыра.

(Казан, 14 октябрь, "Татар-информ", "Чистай хәбәрләре", Олег Зиннуров). Игенчеләр йортында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов төрле программалар буенча грантлар алучыларга, ә алар арасында чистайлылар да бар иде, сертификатлар тапшырды. Бу хакта Чистай районы газетасы хәбәр итә. 
 
"Республикада авыл халкының эшлекле активлыгына җитди игътибар бирелә, – дип ассызыклады авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Ромадановский, – бу крестьян-фермер һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларга, яңа гына эш башлаган фермерларга, кооперативларга кагыла. Шундый программалар бездә ел саен гамәлгә ашырыла".
 
Чистай районында республика грантларына өч фермер заявка биргән иде.
 
Исләй авылыннан Гөлкәй Нуретдинова яңа гына эш башлаган фермер буларак тәкъдим ителде. Эшчәнлегенең төп тармагы – бөртекле культураларны, нигездә, бодай һәм арпа үстерү. Фермер хуҗалыгы карамагында 150 гектардан артыграк сөрү җире бар, биредә терлекчелек белән дә шөгыльләнергә планлаштыралар. Ә 1,5 миллион сум күләмендә алынган грант акчасына МТЗ-82 тракторы сатып алырга планлаштыра.
 
Шулай ук 1,5 миллион сум күләмендә алынган грантка яңа гына эш башлаган фермер Җәгъфәр Гыйззәтуллин шундый ук трактор сатып алырга планлаштыра. Дүрт Өйле авылында Җәгъфәр Зиннур улын күптән беләләр, ул инде озак вакыт авыл хуҗалыгы җитештерүе белән шөгыльләнә. Хәзер фермер яңа юнәлешләрне үзләштерә, шул исәптән яшелчә үстерү программасы буенча яшелчә (кәбестә, суган, кишер) үстерү белән ныклап шөгыльләнергә планлаштыра. 
 
Ә менә Татар Сарсазы авылыннан Гөлсинә Сафина сөт фермасы ачарга планлаштыра. Савым сыерларының саны да билгеле – 36. 3 миллион сум күләмендәге республика гранты акчасына фермер булачак ферма өчен таналар сатып алырга ниятли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100