Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чистай епархиясе яшьләренең слеты узды
Православие динен тотучы яшьләр актив тормыш алып барырга тырыша
(Казан, 17 февраль, “Татар-информ”). Узган атнада безнең районда Чистай епархиясенең яшьләр слеты узды, дип белдерә “Безнең Чирмешән” басмасы. Анда Алексеевск, Чистай, Түбән Кама, Болгар һәм Чирмешән районы вәкилләре катнашты.
Православие динен тотучы яшьләр актив тормыш алып баралар, төрле чаралар оештыралар, аларда үзләре дә катнашалар. Тәҗрибә уртаклашу максатыннан, еш кына очрашулар да үткәрәләр. Чирмешәндә мондый чара беренче тапкыр булды. Кунаклар район белән танышуны Амур ягындагы храмнан башладылар. Үзәк китапханәдә районга багышланган видеоролик карадылар һәм чирмешәнлеләр эшчәнлегенә бәя бирделәр, диелә язмада.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз