news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чистай егете кул көрәшендә җиңү яулады

Салават Кадыйров Дөнья кубогына ия булды.

(Чистай, 5 декабрь, "Татар-информ", "Чистай хәбәрләре", Анна Будкина). Өч көнгә сузылган ярышлар Польшадагы Румия шәһәрендә үтте, анда 86 килограммга кадәрге үз авырлык категориясендә Чистай егете Салават Кадыйров сул кул көрәшендә җиңү яулады. Бу турыда район газетасы хәбәр итә.

Шуннан соң абсолют категориядә көчен сынады һәм Красноярск шәһәреннән килгән авыр үлчәүле спортчы Дмитрий Силаевка гына биреште.

Әлеге Чистай спортчысы өчен бөтен шәһәр һәм бөтен Татарстан җан атты. Салават Кадыйров Дөнья кубогына ия булды. Авылда туып-үскән гап-гади егет дөнья пьедеcталына күтәрелде, Ватанына көмеш һәм алтын медальләр алып кайтты.

Салават Кадыйровның «Алтын тур-2018» Дөнья кубогында профессионаллар арасында чыгышы кул көрәше белән шөгыльләнүче Татарстан спортчыларының беренче уңышы булды.

Зур спортка чистайлы 18 яшендә генә килә, әмма бу аңа чемпион булырга һәм югары җиңүләр яуларга комачауламый. Сигез ел дәвамында көндәлек хезмәте юкка булмый – ул данлыклы кул көрәштерүчеләр исемлегенә эләгә.

news_right_1
news_right_2
news_bot