news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чистай Башкарма комитеты җитәкчесе үз вазифасыннан китте

Виктор Шурыгин алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе эшен оештыру белән шөгыльләнәчәк.

(Казан, 31 август, «Татар-информ»). Бүген Чистай шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Виктор Шурыгин вакытыннан алда үз вазифасыннан китте. Аның отставкасын Чистай шәһәр Советы депутатлары кабул итте, дип яза «Чистопольские известия» газетасы.

Татарстанның Чистай шәһәре һәм районы башлыгы Дмитрий Иванов депутатларга Шурыгинның үз ярдәмчесе итеп билгеләнәчәге хакында хәбәр итте. Әлеге вазифада ул алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе эшен оештыру белән шөгыльләнәчәк.

Иванов, шәһәр Башкарма комитетын 2014 елның июненнән бирле җитәкләгән түрәгә рәхмәт белдереп, аңа Мактау грамотасы тапшырды.

Башкарма комитет җитәкчесе вазифасына кандидатуралар ай дәвамында билгеләнәчәк, шуннан соң конкурста җиңүчене чираттагы сессиядә шәһәр Советы депутатлары сайлаячак.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100