news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чистай башкарма комитеты башлыгына 880 мең сумлык ришвәт өчен җинаять эше кузгатылган

Тикшерү фаразлары буенча, башкарма комитет җитәкчесе ришвәтне «Тесла» компаниясе башлыгыннан алган.

(Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ»). Чистай башкарма комитеты җитәкчесе Александр Заиконников ришвәт алуда шикләнелә. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий үәбәр итте.

45 яшьлек Александр Заиконниковка карата ришвәт алу, «Тесла» компаниясенең 43 яшьлек директоры Рамил Ситдыйковка карата ришвәт алу турында эшләр кузгатылган.

Тикшерү версиясе буенча, 2017-2018 елларда Чистай башкарма комитеты Ситдыйков фирмалары белән урамнарны җыештыру һәм Чистайны төзекләндерү эшләрен башкаруга 70 миллион сумнан артык күләмдә муниципаль контрактлар төзегән.

Тикшерү мәгълүматлары буенча, Заиконников башкарылган эшләр актын акча өчен имзаларга вәгъдә иткән. Ярты ел дәвамында -2 018 елның июнь аеннан декабренә кадәр Ситдыйков Заиконниковка 880 мең сум акча тапшырган.

Ике фигурант та җинаятькә катнашы барлыгын таныган. Тиздән суд икесенә дә чик кую чарасын сайлаячак.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot