news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чистай башкарма комитеты башлыгын өй арестына җибәргәннәр

Александр Заиконниковтан башкарылган эшләр актын имзалаган өчен 880 мең сум ришвәт алуда шикләнәләр.

Чистай башкарма комитеты башлыгын өй арестына җибәргәннәр
Елена Саляхова

(Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ», Елена Салахова). Казанның Яңа Савин районы суды Чистай башкарма комитеты башлыгы Александр Заиконниковны өй арестына җибәргәннәр.

Башкарма комитеты җитәкчесе 7 мартка кадәр өй арестында булачак.

  • Тикшерү версиясе буенча, Чистай башкарма комитеты «Тесла» компаниясе белән шәһәр урамнарын чистарту һәм төзекләндерү өчен муниципаль килешү төзегән. Компания җитәкчелеге башкарылган эшләр актын имзалаган өчен Александр Заиконниковка 880 мең сум акча түләгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100