news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

”Чистай − бөек рус әдәбияты шәһәре” конференциясе уздырылачак

Чистай шәһәренә яңа туристик маршрут төзү күздә тотыла

(Казан, 9 октябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). 17-18 октябрь көннәрендә Татарстанның Чистай шәһәренә яңа туристик маршрут төзү буенча ”Чистай − бөек рус әдәбияты шәһәре” конференциясе узачак. Шул уңайдан, бүген “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында матбугат конференциясе оештырылды. Анда ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Ирада Әюпова, ТРның туризм буенча дәүләт комитеты җиткәчесе Сергей Иванов, филология фәннәре докторы, РФ Язучылар берлеге әгъзасы Наил Вәлиев катнашты.

Сергей Иванов хәбәр иткәнчә, конференциядә РФның туризм һәм мәдәният өлкәсендә эшләүче 150 ләп башкарма комитет вәкилләре, музей һәм музей-тыюлыклар, белем бирү учреждениеләре, Россия һәм Татарстан туристик операторлары һ.б. оешмалардан вәкилләр катнашуы көтелә.

“Конференциянең максаты — Чистай шәһәрен туристлрарны җәлеп итәр өчен нинди итеп эшләү һәм бу максатка ирешү этапларын билгеләү”, - диде ТРның туризм буенча дәүләт комитеты җиткәчесе.

Сергей Иванов сүзләренчә, Чистайны Татарстан Республикасы территориясе буенча уза торган туристик автобус маршрутына кертү дә алдагы планда бар.

Ирада Әюпова да Чистай шәһәренең иске биналарының үзенчәлекле икәнен һәм алар шәһәрнең тарихи үзәген тәшкил итүне искәртте. Аның сүзләренчә, бу биналарның архитектурасы да шулай ук калачак.

“Чистай Казан губерниясе һәм Татариянең − икенче шәһәре. Бу шәһәрнең тарихы Болгар дәүләтенә барып тоташа. Чистайның тарихы тулысынча ил тарихы белән үрелеп бара һәм анда бик күп тарихи шәхесләр булган... Безнең бурыч – Чистай үрнәгендә кече ватанга мәхәббәт хисен тоемлауны кайтару”, - ди Наил Вәлиев.

Ул шәһәрнең үзенчәлеген 1941 елдан СССРның язучылары Чистайда яшәүләрендә дә күрә. “Бер шәһәрдә 200 ләп язучы яшәгән торак пункт Россиядә генә түгел, бөтен дөньядада да юк. Әдәбиятта иң якты йолдызларның берсе Борис Пастернак та шул шәһәрдә яшәп алган. Шагыйрьне Ташкентка чакыра башлагач: “Мин Чистайдан китәргә мөмкин булуын хәтта иң ямьсез төшемдә дә күз алдыма китерә алмыйм”, дип язып калдырган һәм ике ел дәвамында Чистайда яшәгән”, - ди ул.

Конференция барышында Чистайда элек тарихи шәхесләр, язучылар яшәгәненә басым ясау, кунакханә, ашханәләр булдыру хакында да сөйләшәчәкләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100