news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чистай Бөек Җиңүнең 72 еллыгына әзерләнә

Бу көннәрдә Чистайда Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган төрле чаралар үткәрелә.

(Чистай, 7 май, "Татар-информ", "Чистай хәбәрләре"). Чистай Бөек Җиңүнең 72 еллыгына әзерләнә. 9 май якынлашкан саен әлеге якты бәйрәмнең бөеклеген тагын да тирәнрәк аңлый башлыйсың, дип яза район газетасы.

Җиңү безгә матур май аенда килде һәм һәрвакытта һава торышының көйсезлекләренә дә карамастан, ул безнең күңелләрдә җылы, җаннарга аеруча бер рәхәтлек, җылылык бирүче булып кала. Әмма ни кызганыч, без вакыт өстеннән хакимлек итә алмыйбыз, сугыш каһарманнары картая, аларның күбесе безнең арада юк инде. Аларга мәңгелек дан! Әмма безнең арада булучы сугыш ветераннары үзләренең күркәмлекләрен, горурлыкларын югалтмыйлар, төз гәүдәле, куркусыз солдатлар булып калалар.

Бу көннәрдә Чистайда Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган төрле чаралар үткәрелә.Болар - ветераннар белән очрашулар, конкурслар, акцияләр, спорт ярышлары. Бу эшкә актив рәвештә иреклеләр дә кушылды, сүз уңаеннан, алар һәрвакыт игелекле эшләр башкаралар. “Георгий тасмасы”, ”Ветеранны машинада илтеп куй” һәм башка акцияләр үткәрелә.

Традицион акцияләрнең берсе -“Георгий тасмасы” 3 майда үтте. Аңарда “Тормыш” ирекле яклау хәрәкәте үзәге активистлары гына түгел, студентларның шәһәр советы әгъзалары, башка яшьләр берләшмәләре, шул исәптән, мөселман яшьләре берлеге әгъзалары да катнашты. Оештыручылар әлеге акциядә яшь чистайлыларның мөмкин кадәр күбрәк катнашулары өчен тырыштылар. Алар Геройлар Аллеясы буйлап бардылар һәм үтеп баручыларга изге теләкләр белән Георгий тасмалары тапшырдылар. Ә юл чатларында яшьләр әлеге тасмаларны үтеп баручы машина хуҗаларына бүләк иттеләр, алар исә тасмаларны бик рәхәтләнеп, рәхмәт әйтеп кабул иттеләр.

– Әлеге бөек игелекле эштә катнашасы килә, – дип горурлык белән сөйли 1нче мәктәпнең 9 б сыйныф укучысы Полина Романова. – Акциядә катнашып, без батырларны искә алырга өндибез. Чистайлылар Җиңү нинди корбаннар бәрабәренә бирелүен, Җиңүгә юлның ничек авыр булуын истә тотсыннар иде. Безнең солдатларыбыз илебезне фашистлардан саклауда үз-үзләрен кызганмадылар. Алар хакында без бүген тынычлыкта яшибез.

Үтеп баручы чистайлылар да, машина йөртүчеләр дә бу чарага аңлап карадылар. Барлыгы 3 меңнән артык Георгий тасмасы таратылды.

– Безнең иреклеләр “Ветеранны илтеп куй” Бөтенроссия акциясендә катнашалар, – дип сөйли “Тормыш” үзәге координаторы Юлия Егорова. - Без шундый язу белән наклейкалар әзерләдек һәм барлык теләүче автомобиль йөртүчеләргә олы яшьтәге кешеләрне кирәкле урыннарына кадәр илтеп куюларын тәкъдим итәбез (редакциядән: тел.4-04-06). Машина йөртүчеләр үзләренең потенциаль пассажирларын тукталышларда, Скарятинский бакчасында, хастаханәләрдә, поликлиникаларда күрә алалар... Былтыр безнең менә дигән булышчыларыбыз - иреклеләребез бар иде, алар бу традицияне быел да дәвам итәргә әзерләр.

Ветераннарга якташлары тарафыннан шундый кайгыртуны, игътибарны тоярга, һичшиксез, күңелле булачак. Бу, чыннан да, игелекле гамәл! Волонтерлар шулай ук “Ветеранны котла” акциясендә дә бик теләп катнашалар. Иреклеләр үз куллары белән Тегермән микрорайонында яшәүчеләр өчен бүләкләр дә әзерлиләр.

Ә 10нчы мәктәптә (“Тормыш” үзәге иреклеләре биредә үзенә күрә шефлык та итәләр) тәрбияләнүчеләр арасында “Без хәтерлибез, без горурланабыз” исемле рәсемнәр конкурсы оештырылган.

– Шундый иҗади конкурслар балаларны тарихи үткәннәргә, шулай ук үзләре янәшәсендә яшәүче өлкән буын вәкилләренә хөрмәт белән карарга өйрәтә, – дип ассызыклый Юлия Егорова.

Бүгенге көндә Чистай районында 1038 сугыш ветераны яши, шуларның 58е-сугышта катнашучылар-фронтчылар.

– Аларның кайберләре бүгенгә хәтле мәктәп укучылары, яшьләр арасында хәрби-патриотик эш алып баралар, – дип билгеләп үтте шәһәрнең сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе Искәндәр Минсафин. – Алар арсында Нәкыйп абый Хәйруллин да бар. Бу көннәрдә ветеран балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, 2нче гимназия, 5нче мәктәп укучылары белән очраша.

Нәкыйп Мөбарәкша улының күңел көрлеге, ныклыгы безне сокландыра. Дошманны куа-куа Берлинга барып җиткән ветеран менә 70 ел инде күкрәгендә снаряд кыйпылчыгы белән яши... Ул, һәрвакыттагыча, ачык, шат күңелле, гади, аның белән аралашулары да рәхәт. Аңа һәм безнең янәшәбездә яшәүче барлык ветераннарга сәламәтлек, озын гомер телибез.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100