news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чистай авыл хуҗалыгы предприятиесе 1 млн сумнан артык бурычын түләгән

Чистай предприятиесе 85 хезмәткәренә 1050 мең сум күләмендә хезмәт хакы бурычын кайтарган.

(Казан, 21 фераль, “Татар-информ”). Халыкның тормыш дәрәҗәсен, хезмәт шартларын яхшырту, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча республика комиссиясе ярдәме белән эш бирүчеләр хезмәткәрләренә бурычларын кайтаруын дәвам итә. Бу хакта Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шулай итеп, үз эшчәнлеген авыл хуҗалыгы өлкәсендә алып барган Чистай предприятиесе 85 хезмәткәренә 1050 мең сум күләмендә хезмәт хакы бурычын кайтарган.

Вакытында хезмәт хакы түләмәүче оешмалар белән эшчәнлек дәвам итәчәк, дип җиткерәләр министрлык мабугат хезмәтендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100