Чистарту корылмаларында инновацияләр куллану буенча Нурлат алдынгы урында
Нурлатта республика семинары үтте
(Казан, 29 август, “Татар-информ”). Нурлатта чистарту корылмалары сыешлыкларын ремонтлау һәм торгызуда инновацион технологияләр буенча республика семинары үтте.
Шәһәребездәге бу объект үрнәк буларак очраклы гына сайланмаган. Ул – республикада яңа технология кертелә башлаган бердәнбер чистарту корылмасы. Семинарда шулай ук яраксыз җылылыкны производствода файдалану мәсьәләсе дә каралды, дип яза җирле “Дуслык” басмасы.