news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чисталык чүпләмәгән урында гына була

Моны республикада узучы санитар ике айлык барышында үткәрелүче рейдлар раслап тора

(Казан, 13 май, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Мәскәү районы Казанның чисталык ягыннан үрнәк территорияләреннән санала. Шулай да чисталык чүпләмәгән урында гына була, дигән гыйбарә яши. Ә монысы белән инде башкаланың бер генә районы да мактана алмый. Моны республикада узучы санитар ике айлык барышында үткәрелүче рейдлар раслап тора. Бүген чираттагы рейд башкаланың нәкъ менә Мәскәү районына оештырылган иде. Анда ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Экология милициясе, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
Беренче тукталыш тимер юлдан ерак түгел генә -Коломин урамы, 14 а йорты урнашкан территория иде. Дөресрәге, бу йортның хәрабәләре иде. Шушы тирәдә яшәүче халык әйтүенә караганда, инде 6 дистә елдан артык тарихы булган бу йортта яшәүчеләр биредән 2004 елда ук күчерелгән. Ә ике катлы иске йортны сүтү эшләре 2008 елда ук башланып әле бүгенгәчә ахырына җиткерелмәгән. Бу техник чүп өемнәрен тирә-юньдә яшәүчеләр каты-көнкүреш калдыкларын ташлау урыны итеп файдалана башлаган булган. Хәзер исә, ул көнкүреш калдыкларыннан чистартылган. Шулай да йорт сүтелеп бетмәгәч, бу урын тагын чүп-чар өеменә әйләнмәс дип кем гарантия бирә ала?
Мәскәү районы хакимиятенең Торак-коммуналь хуҗалык, төзекләндерү һәм төзелеш бүлеге җитәкчесе Василий Генералов йортны сүтү эшләре әле бер ел гына бара дип раслады. Бу эшнең сузылуын ул бу җиргә килергә теләүче инвестор табылмау белән аңлата. Бу иске йорт муниципаль милеккә карый. Сүтү эшләре белән “ПЖКХ” ҖЧҖ шөгылләнә. Район хакимияте вәкилләре бу урынны йорт хәрабәләреннән арындырып бетерү өчен тагын бер ай вакыт китәчәк, дип саный. Василий Генералов белдерүенчә, тикшерүләргә кадәр район территориясендә законсыз 4 чүплек булган. Ай ярым вакыт эчендә алар юкка чыгарылган. Чүп түгү өчен уңайлы урыннар (мәсәлән, чокырлар) янына хәзер бункерлар, контейнерлар урнаштырыла, ди Мәскәү районы хакимияте вәкилләре. Ләкин ул гына да мәсьәләне тулысынча чишә алмый. Моны берничә метр алгарак киткәч, үз күзләребез белән күрдек. Ни кызганыч, бездә һаман да үзебез чүпләгәнне кемдер җыештырыр әле дигән менталитет яши.
Шушы территориядән ерак түгел генә урман полосасы башлана. Бу яшеллек эченә ничә еллардан бирле җыелган чүп өемнәре яшерелгән. Янәшә йортларда яшәүчеләр, ерак түгел генә контейнер мәйданчыгы булуга карамастан, чүпләрен урман эченә ташлауны өстенрәк күрә. Өстәвенә, җәйге чорда бирегә кәеф-сафа корырга килүчеләр үз артларыннан шешә өемнәрен калдыра. Бүген биредә торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре өстән-өстән генә булса да җыештыра башлаган. Бу участок буенча акт төзелгән. “Чүп түгүчене кулыннан тотмаганда, аны җаваплылыкка тартып булмый. Ул чакта табигаткә салынган зарар өчен бу территориянең хуҗасы җавап тотарга тиеш”, - ди ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының махсус инспекциясе җитәкчесе Тимур Гыйльметдинов. Аның белдерүенчә, гамәлдәге законнар нигезендә, тиешсез урынга каты көнкүреш калдыклары ташлаган өчен юридик затларга 100 меңнән 250 мең сумга кадәр, вазифаи затларга 10 меңнән 30 мең сумга кадәр, шәхси эшмәкәрләргә 30-50 мең сум, физик затларга 1 мең сумнан 2 мең сумга кадәр штраф каралган. “Әмма штраф түләү гаеплеләрне тулы җаваплылыктан азат итми. Алардан әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыян бәясе дә түләттерелә. Ә зыян күләме штраф күләменнән берничә тапкырга артык”,-ди Тимур Гыйльметдинов.
Бу урынны чүплектән арындыруга бер ай вакыт бирелде. Бер айдан соң бирегә янәдән тикшерү киләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100