news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Чиста яр буйлары" конкурсына Балтач районы Сосна авыл җирлеге дә кушылды

Район халкының су коенырга яратып йөри торган плотина буйларын чүп-чардан арындырдылар.

(Балтач, 17 июль, "Татар-информ", "Хезмәт", Ясминә Шәмсетдинова). Республика буйлап, "Чистые берега" - "Чиста яр буйлары" конкурсы бара, дип яза җирле басма.

Безнең районнан иң беренчеләрдән булып Бөрбаш авыл җирлеге үз территориясендәге сулыкларның яр буйларын чистарткан иде. Хәзер Сосна авыл җирлеге дә актив рәвештә кушылды. Район халкының су коенырга яратып йөри торган плотина буйларын чүп-чардан арындырдылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot