news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Чиста су" программасы буенча республика бюджетыннан Азнакайга 90 миллион сум акча киткән

Аның каравы торак пунктлар аның файдасын күргән

 (Казан, 19 ноябрь, “Татар-информ”). 2012 елдан алып "Чиста су" программасы буенча республика бюджетыннан Азнакай районының 8 торак пунктында суүткәргеч челтәрләрен реконструкцияләү эшләре барды. Бу эшләргә 90 миллион сум акча тотылган. Суүткәргечләрне реконструкцияләү Микулино, Җиңү бистәсендә, Сәпәй, Татшуган, Урсай, Мәлбагыш, Чалпыда тулаем төгәлләнде, хәзер Яңа Юл бистәсендә, Әгерҗе, Балтач, Тымытык авылларында дәвам итә, дип яза “Маяк” газетасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100