news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чишмәнең теле булса... - "Ватаным Татарстан" газетасы

Ниш­ләптер бездә чишмәләргә матди мирас дип карыйлар, аны рухи мирас дип тә бәяләргә кирәк; тәнгә сихәт бирү белән бергә җанны, рухны да дәвалый ул.

(Казан, 17 сентябрь, "Татар-информ", "Ватаным Татарстан", Рәшит Минһаҗ). Дөньяда бер нәрсә дә очрак­лы булмый диләр. Камал театрына “Татар моңы” конкурс-фестивале лауреатларының юбилей концертына барган идем. Татарстан Язучылар берлеге рәисе, драматург Данил Салихов белән урыннарыбыз янәшә туры килде.

– Бигрәк моңлы җыр. Сандугач сайраулары, челтерәп аккан чишмә тавышлары ишетелә... Чишмәнең җаны, теле булса, һич икеләнмим: бу туташыбызга сок­лануын белдерми калмас иде, – дип Данил әфәнде әледән-әле җырчыларыбызга бәя биреп утырды. Чынлап та, татар моңы белән чишмә тавышын чагыштыру, янәшә кую бик табигый, дип уйлап куйдым мин шунда. Тә­нәфес вакытында әдипнең үзенә бу хакта әйткәч, ниш­ләптер бездә чишмәләргә матди мирас дип кенә карыйлар, миңа калса, аны рухи мирас дип тә бәяләргә кирәк; тәнгә сихәт бирү белән бергә җанны, рухны да дәвалый ул, дип чишмәләргә мөкиббән китүе турында сөй­ләде ул. Шунда сүз иярә сүз чыгып, Тукай премиясе лауреаты, “Таттелеком” милли элемтә оешмасы рәисе Лотфулла Шәфи­гуллинның Казан артындагы бик күп чишмәләрне тергезүен, җан кертүен сөйләп, шуларны үз күзебез белән күреп кайтырга чакырды. Безне шушы сәфәрдә әлеге тергезү эшлә­рендә Лотфулла әфәнденең уң кулы булган, озак еллар урынбасары булып эшләүче Рөстәм Гомәров озатып йөрде. Данил әфәнденең тәэсир­ләрен мин бик рәхәт­ләнеп укучыларыбызга җит­керергә тырыштым.

– Габделнасыйр Курсави халкыбызга бик зыялы, туры сүзле зат, күренекле дин әһеле буларак билгеле. Әдәбият белгеч­ләре, дин әһелләре аның мирасын белә, әледән-әле исенә төшереп тора. Гади халык мәшһүребезне көн саен искә төшереп, яд итеп тора ала бит. Моның бик гади, бик үтемле юлы – заманында мәшһүр галимебез шифалы суын эчеп хәл-кодрәт алган чишмәне тергезү, дигән фикергә килгән Лотфуллабыз. Ул гына да түгел. Чишмә ихатасында күренекле шә­хесләребезнең Курсавига бир­гән бәясен язып элүләре дә бик мөһим. Чишмәдән су алган, суын эчеп кинәнгән кешеләрнең дә хәтерен яңарту, белмә­гәннәргә хәбәр итү белән дә отышлы бу. Әнә якташын остазы дип таныган Шиһабетдин Мәрҗани аның турында: “Курсави – татар дөньясын үзгәртеп коруга нигез ташын салучы”, – дип язып калдырган. Үземнең хыял гына микән: шушы чишмәне күргәч, Курсавилар яшәгән замандагы авыл күз алдыма килеп баскандай булды. Салам түбәләр. Фәкыйрьлек. Җир идәннәр. Аралыкта яңа туган бозау, бәрәннәр. Шул чорда, шул мохиттә туган, тәрбияләнгән акыл ияләре­безнең алдынгы фикерлә­ренә без бүген дә сокланабыз. Дө­ресен әйткәндә, галимебезнең күп кенә фикерләрен әле аңлап та бетермибез. Чөнки дини яшәештә, фикер сөрешендә җитмеш еллык өзеклек булды. Берничә буын диннән, милли тамырлардан читләтеп тәрбиялән­де. Кайдан килгәндер ул XVIII гасыр ахырында – XIX гасыр башында яшәгән милләттәшебездә бу кадәр тирәнтен фикер йөртү, мөселман дөньясында яңа сүз әйтү куәте! Әлеге чишмәдән су эчеп сусавын баскан кешеләр дә шулай уйлый торгандыр. Шөкер, берничә гасыр элек бөекләре­безне сыйлаган, рухландырган чишмәләр бүген дә халыкка хезмәт итәләр. Монда бит өл­кәннәр генә түгел, укучы балалар, сабыйлар да туктала. Башлангыч мәгърифәт орлыклары, димәк, шушында салына. Миңа калса, Курсави, Мәр­җани темаларын үткәндә, мәктәп балаларын алып килеп, әдәбият дә­ресләрен шушында, чишмә янын­да уздырырга кирәк.

2018 ел Шиһабетдин Мәрҗа­ни хәзрәтләренең тууына ике йөз тулу белән дә истәлекле. “Таттелеком” егетләре моңарчы мәшһүребезнең туган туфрагында – Ябынчы авылында нигезен яңартуы, Ташкичүдәге музеен төзекләндерүе өстенә, быел Ташкичү авылы янындагы, олы юл буендагы “Мәрҗани” чишмә­сен тергезеп тә бик изге эш башкарды. Бу чишмә яныннан халык өзелеп тормый дисәк, һич тә арттыру булмас. Без туктап торган арада гына ничәмә кеше чишмәгә төшеп су алды! Чишмә капкасындагы язуга гына игътибар итик. Анда Шиһабетдин хәзрәтнең: “Халкыңны караңгылыктан яктылыкка алып чык һәм алар Алланың бирмеш көнендә сине мактап телгә алыр...” – дигән сүзләре язылган (янәшәдәге язуларда Мәрҗани хакында халык­ның күзен ачучы шактый күп мәгълүмат бар). Бирегә килүче һәркем су алу белән бергә халкыбызны караңгылыктан яктылыкка алып чыккан Мәрҗани исемен телгә ала, күңеленә сала да бит инде. Димәк, шушы рәвешле “Таттелеком” егетләре бөек шә­хесләребез истәлеген мәңгеләш­терү буенча биниһая зур эш башкара.

Бөек шагыйребез Габдулла Тукайга килсәк тә, бер караганда, кечкенә генә, караңгы бер татар авылыннан чыккан шәхес бит ул. Чыра яндырып кич уздырган күбесе. Керосины бик аз кешедә генә булган. Китап киштәсендә китаплары да санаулы гына. Билгеле, күп нәрсә каннан бирелә, диләр. Әтисе белән бабасы – Мөхәммәтгариф, Мөхәммәт­галим хәзрәтләр – Кушлавычның йөзек кашы, укымышлы затлары булган! Егерме җиде яшендә әүлия булып мәңгелек йортка күчәчәк шагыйрьнең шунда кендек каны тамган! Мөхәммәтгалим бабасы карап торган шундагы чишмә аңа яшәү көче өстәгән. Шул хәзрәт карап, чистартып торганга, халык аңа “Мулла” чишмәсе дип исем биргән. Авылның коесы булмаган, бөтен халкы шушыннан су эчкән. Су – тереклек бит ул. Әлеге чишмә янында кечкенә Апуш үзе дә мәтәлчек атмый калмагандыр. Дөрес, аяусыз язмыш аңа бу туфракта тәгәрәп-аунап үсүне насыйп итмәгән. Их, мин рәссам булсам, Тукайның беренче көн­нәрен, анасының күкрәк сөтен имеп, изрәп йоклап киткән мизгелләрен хәтерләгән бишекне, шул шифалы чишмәдән көянтәләп су ташыган әнисен, Кушлавыч җирен аеруча үз иткән шомырт куакларын киндергә төшерер идем. Анда Мәмдүдә ханымның агач тагарагы, юылган кере, пешкән икмәге дә сурәт­ләнми калмас иде.

Менә Кушлавычка игътибар җитми, Тукайның туган нигезен гөлбакча итәргә була бит дип, уфтанып йөри идек. “Мулла” чишмәсен тергезеп, чишмә юлын­дагы ярымҗимерек басманы сәнгать әсәренә әйләндереп, Лотфулла әфәнде адәм баласы­ның хыял учагына ут кабызган. Тукайның мулла бабалары җә­сәден куенына алган иске зират урыны да ерактан күренеп, танылып тора хәзер. “Таттелеком” егетләре элеккеге мәчет ихатасын койма белән әйләндереп алып та изге эш эшләгән: анда да, һичшиксез, кечкенә Апушның аяк эзләре саклана! Гөрләп-җырлап, челтерәп аккан “Мулла” чишмәсе генә түгел, су буендагы бу карт өянкеләр дә Мәмдүдә ханымның бишек җырларын хәтерлидер дип уйлыйм. Сүз уңаеннан әйтим: су юлы аша салынган теге басманы хәзер авыл халкы “Лотфулла күпере” дип йөртә. Кушлавычтагы төзеклән­дерү эшләренең чыгымы бер генә түгел, ике-өч Тукай премиясе кадәрле булгандыр, шәт.

Арча ягының тагын бер классигына – Гариф Ахуновка бәйле “Ахун” чишмәсе янында да рәхәт бер дулкынлану, тетрәнү кичердем. Дулкынлану дип шуңа әйтәм: Гариф абыйны да, аның хатыны Гөлшәһидә апаны да яхшы хәтерлим. Тетрәнми дә мөмкин түгел: татар әдәбиятына шушы шәхесне биргән Кечкенә Өчиле авылы бүген җир йөзендә юк инде. Өчиле үзе булмагач, якын-тирәдәге авыллардан суга килмәгәч, чишмә үзе юкка чыккан диярлек иде. Менә бит татарның нинди булдыклы егет­ләре бар! “Таттелеком” фида­карь­ләре көче белән ул бүген дөньяга шат аваз салып, чел­терәп агып ята, тирә-юньне сугара, юлаучыларны сыйлый. Алай гына да түгел, күрше-тирә авылларда яшәүчеләр, суыбыз каты, “Ахун” чишмәсенең суы йомшак, тәмле, дип, хәзер биредәге сукмакка үлән үстерми. Бирегә аяк басуга Гариф абый белән Гөл­шәһидә апаның шушы җирдә, авылдашлары белән самавыр чәе эчеп, туй өстәле янында утыруы күз алдыма килде. Мәрхүм үзе, бөтен авыл килде, дип шул вакыйганы – туй мәҗлесен бик еш искә төшерә иде. “Авылыгыз зурмы соң?” – дигәч, җиде йортлы, дип рәхәтләнеп көлә иде үзе. Гариф абыйның уен-көлке сүз яратуын, юмартлыгын без – язучылар еш искә алабыз. Авылдашларын бик хөрмәт итә, җае чыккан саен туган җиренә, якташлары янына кайтып йөрергә тырыша иде аксакалыбыз.

Татар халкында бик бай егетләр, эшкуарлар, оешма-ширкәт җитәкчеләре бар. Әгәр алар үзләренең туган якларында Лотфулла әфәнде кебек шушындый игелекле гамәлләр башкарса, милләт коесына нинди зур файда, республикабыз халкына күпме яхшылык булыр иде. Зур ширкәтләргә мәдәният һәйкәл­ләрен бүлеп бирәләр, өстән эшләргә кушалар, дигән имеш-мимешләр ишетелгәли. Республикабызда берничә дистә эре ширкәт бар. Чынлап торып шулай булса, аларның игелекле эшләре, иганәчелек җимешләре турында даими ишетеп-укып торыр идек. Кызганыч, “Казан арты” хәйриячелек фонды кебек җиң сызганып эшләүчеләр си­рәк...

Бик матур сәфәр булды бу. Матурлыкны күрә, вакытында рәхмәт әйтә белергә кирәк. Тукай әйтмешли, яхшылыкны мактап сөйлим – бал авыз мин, яхшылыкка эреп китәм, балавыз мин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100