Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешәнннең яшь рәссамнары ясаган картиналар аукционында сатыла
Энерготехсервис“ җәмгыяте директоры Илдар Нуруллин чираттагы дүшәмбе планеркасыннан менә дигән бүләк-картина алып китте.
(Чирмешән, 12 апрель, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадыйр Гомәров). Чирмешәнннең яшь рәссамнары ясаган картиналар аукционында сатыла. “Энерготехсервис“ җәмгыяте директоры Илдар Нуруллин чираттагы дүшәмбе планеркасыннан менә дигән бүләк-картина алып китте, дип яза "Безнең Чирмешән" газетасы.
Якташыбыз, балалар сәнгать мәктәбен тәмамлаган Миләүшә Гайнетдинованың “Зима“ (“Кыш“) картинасын монда, аукционда 700 сумга куйдылар. Башта, старт бәясе шулай иде. Соңрак әлеге сумма 1500гә җитте, аны Илдар Нуруллин тәкъдим итте.
Бу көнне әле тагын ике картина сатылды. Динара Галимова 40ка 60 сантиметр зурлыкта ясаган “Восход“ эше 1100 сумга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова куңеленә хуш килде. Район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина 1300 сумга алган “Никах“ картинасы да (авторы-рәссамы Лиана Садриева) - теләсә кайсы залны, кабинетны, бүлмәне бизәрлек затлы иҗат җимеше.
Сәнгать мәктәбебездә укып чыккан, яки әле дә монда белем алучы яшь рәссамнарыбызның иң уңышлы картиналарын киләчәктә дә менә шулай, аукционда сату күздә тотыла, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз