news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәнннең “Корыч ябалаклар“ хоккей командасы нефтьчеләрнең төп призларын отты

“Шешмаойл” җәмгыяте призына яшүсмерләр арасында узган хоккей турнирында Чирмешәннең “Корыч ябалаклар” уенчысы Азат Җиһаншин “Иң яхшы сакчы” буларак та

(Чирмешән, 29 март, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Марат Гомәров). Чирмешәнннең “Корыч ябалаклар“ хоккей командасы нефтьчеләрнең төп призларын отты. “Шешмаойл” җәмгыяте призына яшүсмерләр арасында узган хоккей турнирында Чирмешәннең “Корыч ябалаклар” уенчысы Азат Җиһаншин “Иң яхшы сакчы” буларак танылды, дип яза "Безнең Чирмешән" газетасы.

Район үзәгендәге “Юбилейный” боз сараенда дүрт көн барган ярышларның әүвәлге ике көнендә бозда 7-8 яшьлек малайлар көч сынашты. Монысында җиңү бәхете безнең спортчыларны (тренер Руслан Маковей) урап узды, яшь “ябалаклар” дүртенче урынга гына чыга алды.

Ә менә 9-10 яшьлекләр арасындагы ярышларда “Корыч ябалаклар” (тренер Рамил Баһаветдинов) тулысынча өстенлеккә ия иде, алар – җиңүче. Җәлилдән “Торнадо” – икенче, Бөгелмә “Арыслан”нары өченче урында. Азат Җиһаншинны да шундагы уеннар нәтиҗәләре буенча бүләкләделәр. Бүләк дигәннән, иганәче - “Шешмаойл” турнирда катнашкан һәр уенчыга кечкенә генә булса да сувенир әзерләгән. Ә җиңүче командалар музыкаль үзәккә ия, икенче урын алучыларга – электр чәйнеге (термопот), өченче урынга мультиварка насыйп булды. Иганәчедән кубок, медальләрне дә малайлар турнир истәлеге итеп сакларлар, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100