Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешәнннең 1нче мәктәбе спорт заллы булды
Киләчәктә спорт залын яңа җиһазлар белән баетырга ниятләп торалар.
(Чирмешән, 2 апрель, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова). Чирмешәнннең 1нче мәктәбенең хәзер заманча, иркен, якты үз спорт залы бар. Дүртенче чирек башланган көннәрдә укучыларга шундый бүләк ясадылар, дип яза район басмасы.
- Без - укытучылар һәм укучылар да республика һәм район җитәкчелегенә бик рәхмәтле, күпьеллык проблемабыз хәл ителде, - ди мәктәп директоры Виктор Плотников. - Биредә физкультура дәресләрен генә түгел, районкүләм чаралар да уздырырга шартлар бар.
12гә 24 метрлы спорт залында чишенү-киенү, душ бүлмәләре, санузел да ясалган. Укучыларга спорт белән шөгыльләнү өчен кирәк булган беренчел спорт кирәк-яраклары байтак. Киләчәктә спорт залын яңа җиһазлар белән баетырга ниятләп торалар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз