news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәннең юл хезмәткәрләре яңа сезонга әзерләнә

“Татавтодор” җәмгыяте Аксубай филиалының “Чирмешән” юл ремонт-төзелеш участогы быел район территориясендәге 9 км юлны капиталь ремонтларга плашлаштыра

(Чирмешән, 23 март, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова). “Татавтодор” җәмгыяте Аксубай филиалының “Чирмешән” юл ремонт-төзелеш участогы быел район территориясендәге 9 километрлап юлны шомартырга – капиталь ремонт үткәрергә планлаштыра,дип яза җирле басма.

-Юлның аслыгын ныгыту өчен 33 мең тонна вак таш кирәк, әлеге төзелеш материалы Нурлатка кайтты, вагоннар бушатыла, - ди участок начальнигы урынбасары Исхак Әбүнәгыймов. - Аларны ремонт булачак участокларга ташып куябыз. Комның 21 мең тоннасын әзерләдек, тагын 6 мең тоннасын гына кайтарасы калды.

Юлчылар быел Шешминка белән Андреевка арасындагы - 1 километр 800 метр, Казанка борылышыннан “Болгарнефть” җәмгыяте конторасына кадәр 3 километр 300 метр юлны ремонтларга ниятлиләр. Зур трассаның Кызыл Яр поселогы янындагы нык ватылган 2 километр 200 метр өлеше һәм Бәркәтә борылышыннан Елховой авылы янындагы чиккә кадәр 1 километр 695 метр ара да шомарачак.

Көннәр җылыту белән участокның асфальт ясау заводы да эшләтеп җибәреләчәк, юлчылар чокыр-чакырларны “ямау” эшенә керешәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100