Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешәннең яшьгвардиячеләре Анапа шәһәрендә укып кайттылар
Әлеге чарада Чирмешән бүлекчәсеннән “Яшь Гвардия“нең җитәкчесе Алинә Нуртдинова, җитәкче урынбасары Ирек Нуртдинов катнашты.
(Чирмешән, 4 сентябрь, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән").12нән 21 августка кадәр Анапа шәһәрендә “Яшь Гвардия“ Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы активының укулары үтте.
Әлеге чарада Чирмешән бүлекчәсеннән “Яшь Гвардия“нең җитәкчесе Алинә Нуртдинова, җитәкче урынбасары Ирек Нуртдинов һәм активист Любовь Лупановалар катнашты.
-Укуларның максаты “Территория Смыслов“ Бөтенроссия форумында катнашып алынган яңа технологияләргә өйрәнү, муниципаль берәмлекләрдә эшчәнлекнең яңа методларын тормышка ашыру һәм оешманың 2018 елга юл картасын төзү иде, - ди Алинә Нуртдинова. -Уку программасының беренче көне командаларны оештыруга багышланды. Калган көннәрдә яшьгвардиячеләр кыйммәтләр ориентирлары, мотивация өстендә эшләделәр. Программаның иң зур блогы проектлар менеджментына багышланган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз