Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешәннең Яңа Кади җирлегендәге пайчылары белән акчалата исәп-хисап ясаячак
“Әккәрәй”нең яңа хуҗасы районга соңгы ике елда гына да 200 миллион сумнан күбрәк инвестицияләр керткән.
(Чирмешән, 18 гыйнвар, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадыйр Гомәров). “Әккәрәй” җәмгыяте Яңа Кади җирлегендәге пайчылары белән озакламый акчалата исәп-хисап ясаячак. Моңа кадәр 406 пайчылар арасында түләүләрнең бер өлешен бөртекләтә, печән килеш алырга теләүчеләр булган. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
“Әккәрәй” биредә 1428 гектар җир арендалый икән. Байтак уңыш җыйганнар, аны урнаштырганнар. Көнбагышны ел азагында гына суктырганнар, шуңа акча көтәләр.
Бер пайга 3,5 гектар туры килә. Былтыр гектарга 500 сум исәбеннән түләргә килешсәләр, быел бу сумманы 750 сумга җиткерү күздә тотыла.
Инвестор дигәннән, “Әккәрәй”нең яңа хуҗасы районга соңгы ике елда гына да 200 миллион сумнан күбрәк инвестицияләр керткән, аның күбесен терлек, техника, эш кораллары алуга, фермаларны төзекләндерүгә тотканнар. Җәмгыятьнең Әккәрәйдә маллары, шул исәптән савым сыерлары да бар. Киләчәктә, үсемлекчелектә эшләрен җайга салгач, Утыз Имәндә дә терлек асрарга ниятлиләр.
Яңа Кади авыл җирлегендә узган халык җыенында инвесторлардан вәкил, район башкарма комитеты җитәкчесе Илфат Шәйдуллин, районның кайбер оешмалары җитәкчеләре дә катнашты.
Узган ел дәвамында ике хуҗалык кече ферма төзелеше программасына кергән, сигез хуҗалык тулаем 1 миллион 230 мең сум күләмендә шәхси ярдәмче хуҗалык кредиты алган.
Яңа Кади җирлеге салымнар җыю, үзсалым акчаларын җыю һәм файдалану буенча башкаларга үрнәк. Халык өмәләрдә актив катнаша. Урамнарны яңа яктырткычлар яктырта, зиратлар чистара бар. Утыз Имәндәге “Чәчәкле алан” чишмәсен бик матур, ял паркы сыман иткәннәр.
Утыз Имән үзешчәннәре сәхнәдә дә сер бирмиләр, районда үтүче фестивальләрдә алар гел лидерлар арасында. “Шаяннар һәм тапкырлар” клубының беренче район фестивалендә бу җирлек командасы җиңүче булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз