news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешәннең “Умырзая” ансамбле Йошкар-Оладагы фестивальдә беренче булган

“Умырзая” фольклор коллективы “Кичке уен” күренеше белән “Гореф-гадәт” номинациясендә иң яхшы дип табылган.

(Чирмешән, 22 ноябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Район мәдәният йорты каршындагы “Умырзая” татар халык ансамбле Йошкар-Олада “Гасырлар авазы” Бөтенроссия татар фольклоры фестиваль - бәйгесеннән беренче дәрәҗә Диплом иясе булып кайтты. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Әлеге бәйгедә Марий Элдан, Чувашиядән һәм Татарстаннан үзешчән коллективлар чыгыш ясаган, барлыгы 100 гә якын концерт номеры тәкъдим ителгән, җиңүчеләрне дүрт номинациядә билгеләгәннәр.

 “Умырзая” фольклор коллективы “Кичке уен” күренеше белән “Гореф-гадәт” номинациясендә иң яхшы дип табылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot