news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешәннең “Умырзая” ансамбле коллективы милли мәдәният этнофестивалендә җиңеп кайтты

Чирмешәннең “Умырзая” ансамбле коллективы милли мәдәният этнофестивалендә җиңеп кайтты

(Чирмешән, 19 сентябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешән районы мәдәният йортының “Умырзая” ансамбле коллективы Саратовта узган “Идел буе йортында” милли мәдәният этнофестиваленнән өченче урын иясе булып кайтты, дип яза  җирле басма.

Бу чара “Бергә без – Россия” Бөтенроссия халык иҗаты фестивале кысаларында оештырылган. Анда 11 төбәктән 300 дән артык кеше катнашкан. Фестивальдә халык иҗатының барлык жанрлары: хореография, вокал, хор, музыка уен коралларында башкару, декоратив-гамәли сәнгать сыналган.

Чирмешән ансамбле татар халык йортында милли җырлар, биюләр, ризыклар тәкъдим иткәннәр. Моннан тыш Шәһәр көнендә дә чыгыш ясаганнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot