Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешәннең “Умырзая“ ансамбле гастрольләргә чыкты
Түбән Чегодайда һәм Әмирдә узган концертларын тамашачылар бик җылы кабул иттеләр.
(Чирмешән, 27 гыйнвар, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина).Чирмешән районы Түбән Чегодайда һәм Әмирдә узган концертларын тамашачылар бик җылы кабул иттеләр, алкышларын кызганмадылар, дип яза җирле басма.
-Инде Түбән Кәминкәгә барырга планлап торабыз, - ди коллективның җитәкчесе, район мәдәният йорты хореографы Рәхилә Шакирова.- Аннан соң күрше Яңа Чишмә һәм Шентала районнары авылларында да чыгыш ясарга ниятлибез. Бүген безнең ансамбль өч сәгатькә якын концерт программасы белән чыгыш ясый ала. Репертуарыбызда 30га якын концерт номеры, хореграфик композицияләр, эстрада һәм фольклор җырлар, аерым җырлаучылар да бар. Проблемабыз бар: ансамбльгә бүген гармунчы ир-егетләр кирәк. Районыбызда сәләтле кешеләр бик күп, бәлки кемдер безгә кушылырга теләк белдерер.
Ансамбль төрле яшьтәге, төрле оешмаларда хезмәт куючы 17 кешене берләштерә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз