news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешәннең “Умырзая” ансамбле “Этномириада” фестиваленнән Гран–при белән кайткан

Сиксәңгә якын ансамбль арасында “Умырзая”ның чыгышы жюриның иң югары бәясенә лаек булган.

(Казан, 15 октябрь, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән", Гөлсирә Шәрифуллина). Район мәдәният йортының “Умырзая” татар халык ансамбле (җитәкчесе - Рәхилә Шакирова) "Этномириада" Халыкара традицион сәнгатьле мәдәният бәйге-фестивалендә Гран –при иясе булды, дип яза район басмасы. 
 
Казан дәүләт  Мәдәният институтында әлеге бәйге төрле номинацияләрдә узган. Чирмешәнлеләр фольклор коллективлары белән көч сынашкан. Алар “Кичке уен” күренешен тәкъдим иткән. Сиксәңгә якын ансамбль арасында “Умырзая”ның чыгышы жюриның иң югары бәясенә лаек булган.
 

Ансамбль төрле яшьтәге, төрле оешмаларда хезмәт куючы, җыр-моң сөюче 17 кешене берләштерә. Алар республика күләмендә узучы бәйгеләрдә еш җиңү яулыйлар, халыкара конкурсларда да танылып киләләр. Уңышларында аеруча концертмейстер, баянчы Илһам Мортазинның да өлеше зур. Эше күренмичәрәк, күпчелек пәрдә артында калучы, оста, талантлы музыкант ансамбль башкарган җырларны тагын да моңлырак, көйлерәк итә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot