news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешәннең Ульяновка авылында җирлек советы бинасы августта тапшырылачак

Бүлмәләрне яңа мебель белән җиһазлыйсы калган.

Чирмешәннең Ульяновка авылында җирлек советы бинасы августта тапшырылачак
Кадыйр Гомәров

(Чирмешән, 20 июль, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадыйр Гомәров). Ульяновка авыл җирлеге Советы һәм башкарма комитетының административ бинасын төзү эшләре төгәлләнеп килә. “Өй туе” август аена билгеләнгән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Хәзер монда телефон элемтәсе тарталар һәм янгын сигнализациясе урнаштырыла. Бүлмәләрне яңа мебель белән җиһазларга кирәк.

Иске Үтәмештә дә озакламый җирлек советы яңа бинага күченәчәк, ул да файдалануга тапшырырга әзер диярлек.

news_right_1
news_right_2
news_bot