news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешәннең Ульяновка авыл җирлеге Советы яңа биналы булды

Район, бюджет акчаларына, өстәмә керемнәр хисабына, бу объектны озаграк төзесәләр дә, ул бик яхшы, сыйфатлы.

Чирмешәннең Ульяновка авыл җирлеге Советы яңа биналы булды
Кадыйр Гомәров

(Чирмешән, 22 август, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадыйр Гомәров). Чирмешәннең Ульяновка авыл җирлеге Советы яңа биналы булды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Район, бюджет акчаларына, өстәмә керемнәр хисабына, бу объектны озаграк төзесәләр дә, ул бик яхшы, сыйфатлы. Гаражга да урын табылган. Яңа җиһазлар да кайтарганнар. Кыскасы, рәхәтләнеп эшли торган.

Яңа бинаны ачу тантанасында “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин да катнашты. Монда, аннары Туймәттә һәм Иске Үтәмештә җирлек Советлары биналарын ачканда да ул мөһим проблема хакында әйтми кала алмады

"Соңгы елларда күпме төзибез, күпме ремонтлыйбыз, әмма халыкның шәһәргә китүе тукталмый. Югыйсә авылда тормыш шартлары шәһәрдәгедән начар түгел. Монда төп сәбәп – эш урыннары җитмәү. Авылны, анда яшәүчеләрне сакларга кирәк", - диде ул.

Әгъзам Гобәйдуллин исә туймәтлеләргә грант алуга конкурста катнашырга булышачагын әйтте. Бу көнне кунаклар Иске Үтәмештә төзелгән универсаль уен мәйданчыгын ачу тантанасында да катнаштылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot