news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Чирмешәннең туган як тарихы музее яңа экспонатларга баеган
Хәзер анда штык, немец котелогы, немец палаткасының тимер казыклары һәм танкка каршы ата торган патронны күрергә мөмкин булачак.
Скопировать ссылку
(Казан, 2 июль, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән"). Чирмешәннең туган як тарихы музее яңа экспонатларга баеган, дип хәбәр итә район басмасы.
Себер якларыннан кунакка кайткан якташларыбыз сарайларында тәртип сала башлагач каскага, штыкка, немец котелогына, немец палаткасының тимер казыкларына һәм танкка каршы ата торган патронга тап булганнар.
Һәм боларның барысын да музейга бүләк иткәннәр, тик алар үзләренең кемлеге сер булып калуын телиләр.
Музей экспонатлары арасында моңа кадәр штык булган, ә башкалары юк. Бу экспонатларны экспертлардан тикшертеп кенә төгәл мәгълүмат алырга була, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot