Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешәннең туган як тарихы музее укучылар өчен виртуаль сәяхәт оештыра
Уку елы дәвамында алар барлык мәктәпләрдә дә булырга ниятлиләр.
(Чирмешән, 5 октябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова).Чирмешәннең Туган як тарихы музее хезмәткәрләре район мәктәпләренә барып укучылар өчен, музей заллары буенча виртуаль сәяхәт оештыралар, дип яза җирле басма.
Шешминка, Туймәт, Иске Үтәмеш, Лагерка, Түбән Кармалка, Әмир мәктәпләре укучылары музей экспонатлары фотоларыннан төзелгән презентацияне күрергә дә өлгергәннәр. Шунда ук район рәссамнарының эшләреннән күргәзмә оештырылган. Уку елы дәвамында алар барлык мәктәпләрдә дә булырга ниятлиләр. Мондый сәяхәттән соң укучыларда әлеге экспонатларны музейга барып, үз күзләре белән күрү теләге арта, презентация аша гына туган як тарихы музеендагы барлык экспонатларны да күрсәтеп бетерү мөмкин түгел.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз