news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешәннең Түбән Кәминкә җирлегендә яшәүчеләр көн саен ике тонна сөт тапшыра

Райондагы шәхси хуҗалыклар сөт җыючылар аша көн саен уртача 13,7 тонна, ягъни узган елдагы күләмдә диярлек сөт саталар.

Чирмешәннең Түбән Кәминкә җирлегендә яшәүчеләр көн саен ике тонна сөт тапшыра
Кадыйр Гомәров

(Чирмешән, 21 август, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадыйр Гомәров).Түбән Кәминкә җирлегендә яшәүчеләр көн саен 2 тонна сөт тапшыралар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Ивашкино, Кармыш, Иске Үтәмеш, Иске Кади җирлегендә бу эш узган елдагыдан яхшырак оештырылган. Райондагы шәхси хуҗалыклар сөт җыючылар аша көн саен уртача 13,7 тонна, ягъни узган елдагы күләмдә диярлек сөт саталар.

Ивашкино (1367), Иске Кади (1270), Кармыш (1118 килограмм) җирлекләре дә бу эштә алдынгылар. Яңа Элмәле, Иске Үтәмеш, Иске Котыш җирлекләрендә дә алга китеш бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot