news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешәннең Сосновка авылы яңа мәктәпле һәм суүткәргечле булачак

Элек Сосновкада су линиясе гомумән булмаган, халык суны үзләре казыткан коелардан алган.

(Чирмешән, 10 июнь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешән районының Сосновка авылында яңа мәктәп сала башлыйлар, яңа суүткәргеч сузалар. Сосновка авылында газлаштыру фонды аша 3 километр озынлыгында суүткәргеч линия суза башлаганнар, дип яза җирле басма.

Элек әлеге торак пунктта су линиясе гомумән булмаган, халык суны үзләре казыткан коелардан алган.

"Авылда чиста су проблемасы бар иде, хәзер инде ул хәл ителәчәк. Казаннан килгән бригада яңа торбаларны сала да башлады, - ди Ульяновка авыл җирлеге башлыгы Самат Шәмсетдинов. - Быел 5 миллион сумга эш башкару күздә тотыла".

  • Сосновкада 55 йортта 154 кеше гомер кичерә. Берничә ел элек монда яңа күпфункцияле үзәк ачтылар. Быел авылда 15 урынга исәпләнгән, спорт заллы мәктәп тә төзи башлаячаклар.

news_right_1
news_right_2
news_bot